Ерак араларны якынайтып

2011 елның 3 ноябре, пәнҗешәмбе
Татарстан Милли китапханәсе хезмәткәрләре 2011 елның 24 октябрендә Түбән Варта шәһәренең 11 нче китапханәсе китап сөючеләрен татар язучылары белән видеокүпер аша очраштырды. Ягъни Казандагы һәм ерак Себердәге милләттәшләребез Интернет челтәре аркылы турыдан-туры элемтәгә чыгып, видеокамералар, экраннар һәм микрофоннар ярдәмендә бер-берсен күреп сөйләштеләр.
11 нче шәһәр китапханәсе Төмән өлкәсенең Ханты-Манси автономияле округында – Юграда – татар һәм башкорт китаплары булган бердәнбер махсус китапханә. Ул Түбән Варта шәһәрендә инде егерме елдан артык эшли. Татар һәм башкорт халыкларының милли мәдәниятен, телен саклау һәм үстерү, милли гореф-гадәтләрен һәм традицияләрен торгызу, шәһәрнең барлык юнәлештәге эшчәнлегендә тигез хокуклы булып катнашучы милләтләр үсешен тәэмин итү – китапханәнең төп бурычы.
Китапханәнең татар һәм башкорт әдәбияты бүлегендә 2 меңгә якын китап бар. Ул сатып алынган, Татарстан, Башкортстан Милли китапханәләре, бүләк итүчеләр ярдәме белән ел саен тулыланып тора. Туган телендә укырга теләүчеләр китапханәгә алдырылган газета, журналлардагы яңалыклар, мәкаләләр белән дә танышып баралар. Фонд электрон документлар белән дә тулылана башлаган.
Китапханәдә «Сердәш» клубы эшли.Әлеге клубка йөрүчеләр татар һәм башкорт телләрендә күңелле ял кичәләре үткәрәләр, китап укучылар конференцияләре оештыралар, татар һәм башкорт әдәбияты әсәрләре белән танышалар, аларны сәхнәләрдән укыйлар, мөнәҗәтләр әйтәләр, гармун көенә бииләр һ.б.
«Сердәш» клубы әгъзалары белән Skype аша видеоэлемтәгә чыгып очрашыр өчен Милли китапханәнең җыелышлар залына язучылар Разил Вәлиев, Вакыйф Нуруллин, Мәдинә Маликова, Газинур Морат, Вакыйф Нуриев килгән иде. Китап сөючеләр язучыларга үзләрен кызыксындырган күп сораулар бирделәр. Аларны әдәбиятның җәмгыятьтәге роле, кайсы жанрда язу уңайлырак яки авыррак булу, язучының әсәрен язгач, беренче булып кемгә укытуы һ.б. сораулар кызыксындырды. Шулай ук алар язучыларның аерым әсәрләре турында үзләренең фикерләре белән дә уртаклаштылар, соңыннан үзләре язган шигырьләрен укыдылар.
Очрашу бик кызыклы узды, һәр ике як вәкилләрендә дә җылы тәэсирләр калдырды. Киләчәктә мондый очрашулар башка шәһәрләрдәге китап сөючеләр белән дә оештырылыр дип уйлыйбыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International