Бердәм дәүләт имтиханына әзерлек кысаларында

2011 елның 14 ноябре, дүшәмбе
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында (Кремль ур., 33 нче йорт) Татарстан башкаласы рус теле укытучыларының Мәскәү шәһәреннән килгән «Интеллект-Центр» матбугат үзәге вәкилләре белән очрашуы булып узды.
Очрашу Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлеге һәм Казан шәһәренең укыту-методик үзәге тарафыннан оештырылды. Чара барышында кунаклар игьтибарына рус теле буенча БДИ өчен тәгаенләнган китаплар һәм ярдәмлекләр презентациясе оештырылды, шулай ук «Укучыларны бердәм дәүләт имтиханына әзерләүдә мнемоника ысулын куллану» темасына семинар үтте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International