Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе
рус
тат
eng
Китапханә турында
Китапханә идарәсе
Документлар
Китапханәнең структурасы
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кыскача тарихы
Нәшрият эшчәнлеге
Химаячеләр шурасы
Эшчәнлек
Эш тәртибе
Чаралар афишасы
Китапханәдә күрсәтелә торган хезмәтләр
Татарстан Республикасының Милли электрон китапханәсе
Китапханәчедән сора
Яңа хәбәрләр җибәрү
Мәгълүмат ресурслары
Белешмә-мәгълүмат ресурслары
Электрон китапханә
Хокукый мәгълүматлар үзәге
Мәдәният һәм сәнгать мәгълүматлары үзәге
Электрон каталог
Кире элемтә
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе
Патент һәм инновацияле икътисад
2011 елның 15 ноябре, сишәмбе
2011 нче елның ноябрь аенда Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең патентлар бүлегендә (Карл Маркс ур., 36 нчы йорт) «Патент һәм инновацияле икътисад» дип аталган күргәзмә эшли.
Хәзерге җәмгыять тормышы инновацияләргә һәм инновацияле идарә итүгә югары игътибар бирүне сорый. Инновацияле икътисад – ул белемгә, инновацияләргә, яңа фикерләргә, яңа машиналарны, системаларны, технологияләрне теләп кабул итүгә һәм аларны эшчәнлекнең төрле өлкәләрендә практик куллануга әзер булуны үзенә нигез итеп алган икътисад. Фәнни-техник тәрәкъкыятьнең нәтиҗәләре булып яңа физик, химик, биологик принципларга нигезләнгән фәнни казанышлар – яңа белемнәр, яңа фәнни-техник фикерләр, ачышлар һәм уйлап табулар, яңа технологияләр тора. Шуңа да дәүләтнең, җитештерү тармагының яки аерым бер оешманың инновацияле үсеш юлы яңа уйлап табуларсыз мөмкин түгел.
Күргәзмәдә фәнни-техник үсешнең өстенлекле юнәлешләренә һәм перспективалы уйлап табуларга караган китаплар, нанотехнологияләр өлкәсендә ачышларны рәсмиләштерү һәм аларга экспертиза уздыру өчен гаризалар бирү буенча күрсәтмәләр, технологияләрне лицензияле килешүләр төзеп тапшыру, инновацияле икътисад өлкәсендә инвестицияләр белән идарә итү буенча әдәбият тәкъдим ителә. Шулай ук лицензияле эшчәнлек, интеллектуаль милек объектларына маркетинг тикшерүе үткәрү мәсьәләләре каралган басмалар да урын алган. Күргәзмә икътисад белгечләре, менеджерлар, патент белгечләре, эшкуарлар һәм шулай ук укытучылар, фәнни хезмәткәрләр, аспирантлар һәм студентлар өчен тәкъдим ителә.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
апрель, 2026 ел
Казан мэры белән «Балаларча булмаган сөйләшү» - ТР Милли китапханәсендә.
Илсур Метшин белән «Беренчеләр хәрәкәте» оештырган ачык сөйләшү бөтен республикадан яшь активистларны берләштерде.
Тарих һәм маҗара яратучы балаларны «Бердәмлек коды» квестына чакырабыз.
Тарихи сәяхәттә 10 яшьтән өлкәнрәк балалар катнаша ала.
7
апрель, 2026 ел
Тукай юбилее һәм Туган тел көне уңаеннан
Милли китапханәнең классик уку залында берьюлы ике яңа күргәзмә ачылды.
6
апрель, 2026 ел
Космонавтика көненә «Космик Одиссея» һәм «Параллель дөньялар»
Милли китапханәнең уку залларында фәнни-популяр әдәбият, космонавтлар биографиясе, йолдызлы күк атласы һәм фантастик әдәбият тәкъдим иткән яңа китап күргәзмәләре ачылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз