ХХ йөз сәнгате

2011 елның 17 ноябре, пәнҗешәмбе
2011 нче елның 15 нче ноябреннән Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сәнгать бүлегендә «ХХ йөз сәнгате» дип аталган күргәзмә эшли.
Узган йөзьеллык сәнгате – дөнья мәдәнияте тарихында иң катлаулы чор. Бу аңлашыла да, чөнки бер генә гасыр да мондый фаҗигале иҗтимагый тетрәнүләрне, куркыныч бөтендөнья сугышларын, киң җәелгән милли-азатлык хәрәкәтен, шаккатыргыч фәнни-техник тәрәкъкыятьне кичермәде. ХХ гасырда кешелек беренче мәртәбә һәлакәтләрнең масштаблылыгы, «вакыт бәйләнеше» өзелү тойгысы, традицион этик һәм эстетик кыйммәтләрне югалту белән очрашты. Болар барысы да кеше күңелендә, хәтта үзенчәлекле рәссамнар иҗатында да фаҗигале бозылыш тудыра, образларның әһәмияте түбәнәюгә, ышанычның бетүенә китерә. ХХ гасырның теге яки бу дәрәҗәдәге һәрбер остасы һәм иҗатчысы үз стилен, манерасын булдырырга, үз ысулын расларга тырыша. Гүзәллек – ямьcезлек, рухилык – динсезлек, чын сәнгать – охшатып кабатлау яки мәсхәрәләп көлү белән алмашына. Гасыр азагында җиңүгә ирешкән гаммәви мәдәният һәм аның бер гәүдәләнеше булган китч шулай барлыкка килә.
Күргәзмәнең бүлекләре:
1. «ХХ гасыр «мистерияләре» – тәкъдим ителгән әдәбиятта 1917-1950 нче еллар арасындагы тарихка гомуми күзәтү ясала, чөнки әлеге мохиткә үтеп кермичә, шул чор сәнгатен аңлау мөмкин түгел.
2. «Төсле дөнья» – гадәти булмаган әлеге чорның рәсем сәнгате һәм рәссамнары турында мәгълүмат бирә.
3. «ХХ гасыр архитектурасы легендалары» – төрле илләрнең архитектура стильләре хакында китаплар һәм альбомнар тәкъдим ителә.
Сәнгать бүлегенә (Театр ур., 5 нче йорт) рәхим итегез!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International