Бәхетне сурәтләүче

2011 елның 1 декабре, пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сәнгать бүлеге күренекле рус рәссамы Константин Коровинның (1861-1939) тууына 150 ел тулуга багышланган күргәзмә тәкъдим итә. Бу күренекле дата 2011 нче елның 5 нче декабрендә билгеләп үтелә.
Константин Коровин – рус рәсем сәнгатендә импрессионизм агымының типик һәм күренекле тарафдары. «Мин үзем өчен түгел, ә кояшка, күптөрле төсләр дөньясына, формаларга куана белүчеләр, яктылык һәм күләгәнең мәңгелек уйнаклавына сокланучылар өчен язуымны катгый рәвештә белдерәм, – ди рәссам».
А.Н. Луначарский Коровинны «Бәхетне сурәтләүче» дип атый. Чыннан да, аның картиналары һәм этюдлары һәрвакыт бәйрәм, көндәлек, гадәти мотивларның рәссам уйланулары нәтиҗәсендә кинәт үзгәрүеннән барлыкка килгән яңа ачыш.
Күргәзмәдә Константин Коровинның тормыш юлы һәм иҗатын тулы чагылдыручы китаплар, картиналарыннан ясалган репродукцияләрне туплаган альбомнар, монографияләр, мультимедиа документлар куелган.
Сәнгать бүлегенә (Театр ур., 5 нче йорт) рәхим итегез!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International