В. А. Берязев белән очрашу

2011 елның 2 декабре, җомга

2011 нче елның 1 нче декабрендә ТР Милли китапханәсенең (Кремль ур, 33 нче йорт) Зур уку залында шагыйрь, тәрҗемәче, публицист В. А. Берязев белән очрашу булды.
Владимир Алексеевич – 8 шигъри җыентык авторы. Аның әсәрләре Россиянең иң танылган матбугат басмаларында чыккан, шулар арасында «Новый мир», «Наш современник», «Москва», «Северная Аврора», «Урал», «Сибирские огни», «Алтай», «Огни Кузбасса», «Дальний Восток», «Сибирь», «Рубеж» журналлары бар. Соңгы елларда чит илләрдә дә нәшер ителә. В.А.Берязев 6 ел дәвамында «Слуховое окно» дип исемләнгән язучылар радиопрограммасын алып барды, 1990-1997 нче елларда «Мангазел» нәшриятының директоры һәм шул ук исемдәге әдәби альманахның төзүчесе булды. 1997-2000 нче елларда Новосибирск шәһәре язучылар берлеген җитәкләде. Хәзерге көндә «Сибирские огни» журналының баш мөхәррире, Россия Язучылар берлеге идарәсе сәркятибе. 2010 нчы елда «Белуха» премиясен (Алтай) алды, шулай ук «Ангел расстояния» (Кырым, Украина) китабы өчен Максимилиан Волошин исемендәге халыкара премиягә лаек булды.
Очрашуда төрле темалар күтәрелде, шул исәптән хәзерге заман шигьриятенең проблемалары да яктыртылды.
Автор соңгы вакытта чыккан әдәби җыентыклары белән таныштырды, үзенең шигырьләрен укыды, киләчәккә планнары белән уртаклашты. Очрашуга килгән һәркем Себер язучысының иҗатыннан илһамланып китте.














ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International