Мода дөньясында өслүбләр калейдоскобы

2011 елның 8 декабре, пәнҗешәмбе
2011 нче елның 7 нче декабреннән ТР Милли китапханәсенең сәнгать бүлегендә «Мода дөньясында өслүбләр калейдоскобы» дип исемләнгән күргәзмә эшли.
«Мода» сүзе латин теленнән кергән, ул билгеле бер җәмгыятьтә, билгеле бер вакыт дәвамында киемгә, туалетка, тормыш кирәк-яракларына карата теге яки бу гадәтләрнең, зәвыкларның өстенлеген аңлата. Күп гасырлар дәвамында мода кешеләрне яңалыкка илһамландыручы һәм дәртләндерүче гүзәл мизгел булып тора. Күренекле Мисыр ханымнарының затлы тукымаларын, Ассирия һәм Вавилония каһиннәренең битлекләрен, борынгы грек хитоннарын, рим тогаларын, Вильгельм Яулап алучы даирәсендәге норманнар һәм даниялеләрнең зиннәтле костюмнарын, XIV гасыр француз хатын-кызларының ас мехыннан тегелгән, мул итеп төймәләр белән бизәлгән күлмәкләрен искә төшерегез әле! Модада һәрвакыт кешенең тышкы кыяфәтендәге һәм омтылышларындагы, үз мәдәнияте тарихын тудыру ысулларындагы һәм чараларындагы үзгәрешләр чагылыш таба. Мода тарихы, сәнгатьнең башка төрләре тарихы кебек үк якты, мавыктыргыч һәм шул ук вакытта фаҗигале дә.
Күргәзмәгә куелган китаплар һәм альбомнар, монографияләр һәм каталоглар, белешмә басмалар өч бүлеккә берләштерелгән:
1. «Тарих кайдан башлана» – моданың барлыкка килү һәм үсү тарихы турында;
2. «Тәнне каплау – ят күзләрдән саклау» – төрле илләрнең һәм халыкларның костюмнары турында
3. «Төп рольдә – «Галиҗәнап»» – зәркән сәнгате турында.
Сәнгать бүлегенә (Театр ур., 5 нче йорт) рәхим итегез!





ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International