«Шигырьләрем шаһит...»

2011 елның 10 декабре, шимбә
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең күргәзмәләр һәм мәдәни прграммалар бүлегендә (Кремль ур., 33 нче йорт) бөтен дөньяга танылган классик рус шагыйре, язучы, публицист Н.А. Некрасовның (1821-1877) тууына 190 ел тулу уңаеннан «Шигырьләрем җанлы шаһитлары, дөнья өчен түккән яшемнең!..» дип исемләнгән китап күргәзмәсе ачылды.
Н.А.Некрасов – рус демократиясенең әйдәп баручы шагыйре, нәшир һәм мөхәррир буларак «Современник», «Отечественные записки» журналларында үз заманасының иң яхшы әдәби көчләрен туплаган, иҗатында гаделсезлеккә, кеше әрнүенә сизгер шәхес.
Тирән иҗат кешесе, үз чор вәкилләренең рухын чагылдыручы, ул әле дә беркемне битараф калдырмый, яшь буынны дулкынландыра, тирән хисләр уята.
Күргәзмәгә авторның рус әдәбиятында онытылмаслык эз калдырган әсәрләре куелды. Биредә шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турында да китаплар табып була.
Күргәзмә ай ахырына кадәр дәвам итәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International