2018 нче елның 15 нче мартында Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге (Казан шәһәре, Кремль урамы, 33 нче йорт) хезмәткәрләре Балтач районы Түнтәр авылыннан килгән ветераннарга «Татар китабы» дигән темага мәгълүмат сәгате үткәрде.
Әлеге очрашуда Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең директор урынбасары И.Г.Һадиев, татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге мөдире Г.Ш.Җомаголова Милли китапханәнең гасыр ярымлык тарихы, бай фондлары белән таныштырдылар; татар китабының хәзерге көндәге торышы турында җентекләп сөйләделәр. Шулай ук кунаклар өчен Гөларам Җомаголова җитәкчелегендә китапханә залларына экскурсия үткәрелде.
Очрашу җылы һәм дустанә мөнәсәбәттә үтте. Китапханә җитәкчелегенә, татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге хезмәткәрләренә ветеран укытучы Рифхәт ага Зарипов кунаклар исеменнән ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде.