«Мәхәббәт һәм гаилә: кайнар хисләр һәм салкын акыл белән»

2018 елның 21 марты, чәршәмбе

   Татарстан Республикасы Милли китапханәсе Сезне күп китаплар авторы, журналист  Рафаэль Сальмушевның «Мәхәббәт һәм гаилә: кайнар хисләр һәм салкын акыл белән» дип аталган хикәяләр китабын тәкъдим итү кичәсенә чакыра.

2018 нче елның 23 нче март көнне 13.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге уку залында (Казан шәһәре, Кремль урамы, 33 нче йорт) күп китаплар авторы, журналист  Рафаэль Сальмушевның «Мәхәббәт һәм гаилә: кайнар хисләр һәм салкын акыл белән» дип аталган хикәяләр китабын тәкъдим итү кичәсе булачак.

Исеменнән үк аңлашылганча, китапта мәхәббәт, гаилә, ир-хатын, егет-кыз мөнәсәбәтләре турында мавыктыргыч язмалар тупланган. Китаптагы хикәяләрне укыганда тормышта күбебезгә таныш булган ситуацияләрне, тирә-юньдәге тетрәндергеч вакыйгаларны, бәхетле мизгелләрне танып гаҗәпләнәсең... Автор бу күренешләрне оста һәм кызыклы итеп сурәтләп биргән.

Рафаэль Сальмушевның иҗаты белән кызыксынучыларны кичәгә көтеп калабыз!

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International