Г.Камал исемендәге театр юбилее

2011 елның 20 декабре, сишәмбе

2011 нче елның 19 нчы декабреннән ТР Милли китапханәсенең сәнгать бүлегендә Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры оешуның 105 еллыгына багышланган күргәзмә тәкъдим ителә.
1906 нчы елның 22 нче декабре театрның туган көне булып санала, чөнки нәкъ менә шушы көнне халык алдында беренче мәртәбә татарча спектакль уйнала. Ачылуы татар халкының рухи тормышында күренекле вакыйга буларак кабул ителгән театрның башлангычында «Шимбә» татар һәвәскәр сәнгать төркеме һәм «Сәйяр» труппасы тора. Татар театрына һәм драматургиясенә нигез салучыларның берсе булган Галиәсгар Камалның исеме театрга 1939 нчы елда бирелә.
Күргәзмәгә театр тарихын яктырткан китаплар һәм альбомнар, монографияләр һәм белешмә басмалар урнаштырылган.
Сәнгать бүлегенә (Театр ур., 5 нче йорт) рәхим итегез!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International