Татарстан Республикасы китапханәләре арасында үткәрелгән республика бәйгесе 2011 елның 5 сентябрендә башланып, 30 ноябрендә тәмамланды. Аны Татарстан Республикасының Үзәк сайлау комиссиясе, Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Милли китапханәсе оештырды.
Татарстан Республикасы китапханәләре арасында «Сайлаучыларның гражданлык-хокукый культурасын үстерү эшен иң яхшы оештыручы» исеменә республика бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы 2011 елның 27 декабрендә Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының җыелышлар залында узды.
Катнашучыларны һәм җиңүчеләрне Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Г.А.Нигъмәтуллина, Татарстан Республикасының Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Р.М.Вахитова, Татарстан Республикасы Милли китапханәсе директоры Н.Ә.Камбеев котлады.
Россия Мәдәният министрлыгы Россия Кызыл Хач җәмгыяте белән берлектә Бөтенроссия хәйрия акциясе башлап җибәрде. Аның максаты — Дагыстан Республикасының Хасавюрт, Кули һәм Магарамкент районнарында зыян күргән 20 мәдәният йортын төзекләндерү һәм торгызу өчен акча җыю, шулай ук су басу нәтиҗәсендә зыян күргән мәдәният хезмәткәрләренә ярдәм итү.