«Милләт сәгадәте юлында»

2018 елның 18 апреле, чәршәмбе

 

 

 

«…Ул кайтканда хәлләр шулай иде –

Киткәндәге кебек болгавыр!

Ул кайтканда күпләр киткән иде,

Китешләре иде күпләрнең...

...Һәм сизмәде беркем Исхакыйның

Туган җирне күктән үпкәнен...»

Ләбиб Лерон

 

2018 нче елның 30 нчы мартыннан Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында (Казан, Кремль ур., 33 нче йорт) татар әдибе, күренекле җәмәгать эшлеклесе һәм сәясәтче Гаяз Исхакыйның тууына 140 ел тулуга багышланган «Милләт сәгадәте юлында» исемле күргәзмә эшли башлады.

Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге куйган бу күргәзмәдә милләтпәрвәр язучының туган илебездә һәм чит илләрдә басылып чыккан китаплары, мөһаҗирлектә ул чыгарган газета-журналлар, аның тормышын чагылдырган фотосурәтләр тәкъдим ителә.

Г.Исхакый – ХХ гасырда формалашкан яңа татар әдәбиятына нигез салучыларның мәшһүре, күренеклесе. Аның әсәрләрендә татар милләтенең киләчәге, язмышы мәсьәләләре күтәрелә.

Күргәзмәдә заманында бөтен татар дөньясын шаулаткан «Ике йөз елдан соң инкыйраз» (1904) повесте аерым урын тота. Язучы әдәби мирасының шактый зур өлеше драматургия өлкәсенә карый. Китап күргәзмәсендә аның «Мөгаллимә» (1908), «Өч хатын берлә тормыш», «Зөләйха» (1918) кебек татар драматургиясе һәм театрының алтын фондын тәшкил итүче драмалары урын алган.

Язучының мөһаҗирлектә чагында 1937–1939 елларда Берлин шәһәрендә язылган, соңгы елларда ватанга кайткан «Дулкын эчендә» (1937), «Өйгә таба» (1938), «Көз» (1938) һәм «Җан Баевич» (1939) әсәрләре дә кызыклы булыр. Шулай ук 1928 нче елның 23 нче декабреннән 1939 нчы елның октябренә кадәр Берлинда, Варшавада Г.Исхакый наширлегендә һәм мөхәррирлегендә чыккан «Яңа милли юл» журналы, 1935–1945 нче елларда Кытайның Мукден каласында нәшер ителгән «Милли байрак» газетасы да игътибарга лаек. Биредә язучының кызы Сәгадәтнең, Г.Исхакыйның «Милли байрак» газетасы хезмәткәрләре белән төшкән фотосурәтләрен дә күрергә мөмкин.

Азатлык юлбашчысы, бәйсез татар дәүләтен торгызу өчен кыю көрәшче булган Гаяз Исхакый әсәрләре хәзерге көндә дә әһәмиятен югалтмый, зур кызыксыну уята.

Күргәзмә 2018 нче елның 29 нчы июненә кадәр эшләячәк. Рәхим итегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International