М.А.Балакирев юбилее

2012 елның 10 гыйнвары, сишәмбе
2011 нче елның 29 нчы декабреннән ТР Милли китапханәсенең сәнгать бүлегендә күренекле рус композиторы, дирижер, пианист, фольклорчы, мөхәррир, фортепьянода уйнарга өйрәтүче һәм музыка белгече М.А.Балакиревның тууына 175 ел тулуга багышланган күргәзмә эшли.
Милий Алексеевич Балакирев – «Яңа рус мәктәбе»н оештыручы, «Көчле төркем» исеме белән мәгълүм иҗат берләшмәсен җитәкләгән шәхес. ХIХ гасырның икенче яртысы рус музыка мәдәниятендә бу даһиның катнашы булмаган бер генә өлкә дә юк. Ул Мусоргский һәм Чайковскийдан алып, Стравинский һәм бүгенге көн композиторларының тулы бер буынына йогынты ясый. Балакирев иҗатын сыйфатлап В.В.Стасов: «Балакиревсыз рус музыкасы бөтенләй башкача булыр иде», ди.
Күргәзмәгә китаплар, монографияләр, ноталы басмалар һәм электрон рәвештәге документлар куелган.
Сәнгать бүлегенә (Театр ур., 5 нче йорт) рәхим итегез!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International