«Китапханә төне – 2018»

2018 елның 23 апреле, дүшәмбе

2018 нче елның 21 нче апрелендә Татарстан Республикасының Милли китапханәсе ел саен уздырыла торган «Китапханә төне» уку фестивалендә катнашты. Әлеге традицион чара быел «Китап тылсымы» шигаре астында узды.

Белгәнебезчә, 2018 нче ел Татарстанда Лев Толстой елы дип игълан ителде. Шуңа күрә әлеге чарада Л.Н.Тостой шәхесенә һәм иҗатына аерым игътибар бирелде. Китапханәгә килүчеләр өчен Зур уку залында әдипнең тормыш юлы һәм иҗаты турындагы китаплар күргәзмәсе оештырылды. Туган якны өйрәнү һәм татар әдәбияты бүлегендә Л.Н.Толстойга багышланган картиналар күргәзмәсе тәкъдим ителде. Китапханәнең яшь дусларын Лев Толстой иҗаты белән кызыксындыру өчен шунда ук аларга «Липунюшка» әкияте, видеопрезентация күрсәтелде. Әлеге бүлектә балалар өчен остаханәләр эшләп торды. Алар китапчыклар, рәсем альбомнары һәм блокнотлар ясадылар. Шулай ук төп бинада «Л.Н.Толстойның балачак сере» дигән уен-квест та балалар күңеленә хуш килде. В.Г.Тимирясов исемендәге КИУ студентлары катнашында «Татар әдәбиятының без яраткан сәхифәләре» дигән әдәби-музыкаль композицияне тамашачылар бик җылы кабул иттеләр. Әлеге кичтә Зур уку залында Габдулла Тукай, шулай ук Муса Җәлил, хәзерге заман татар шагыйрьләре иҗатларының энҗеләре, иң танылган әсәрләре яңгырады. Аларны рус телендә сөйләшүче студентлар сәнгатьле итеп башкардылар.

Китапханә кунаклары студентлар катнашында Зур уку залында Наташа Ростова бию кичәсенең матур бер өлешен тамаша кылдылар һәм мул алкышлар бүләк иттеләр. Әлеге чараның алып баручысы – китапханәнең вакытлы матбугат бүлеге мөдире А.К.Махнина – килгән кунакларны Милли китапханә эшчәнлеге һәм бина тарихы белән таныштырды. Кич буе «Мәгарә» уку бүлмәсендә «Китапханә төне»нең хештеглары белән һәм Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең пресс-воллы фонында фотосурәткә төшү мөмкинлеге тудырылды.

«Китапханә төне»нең иң кызыклы һәм мавыктыргыч мизгелләре булып Шәрыкның хәзерге заманда киң танылган шәхесе, язучы Элчин Сафарли белән очрашу истә калды. Китап сөючеләргә ул үзенең «Когда я вернусь, будь дома» («Мин кайтканда өйдә бул») дигән яңа китабын тәкъдим итте. Әлеге очрашуга язучы иҗатына мөкиббән китап сөючеләр зал тутырып килгән иде. Укучылар авторга бертуктаусыз сораулар яудырдылар, язучы исә аларга бик теләп җавап бирде. Соңыннан исә Элчин Сафарли катнашучылар сатып алган китапларына култамгасын куйды, алар белән фотога төште. Гомумән, әлеге очрашу китап яратучылар күңеленә хуш килде, алар бик шатланып, үзара якты тәэсирләре белән уртаклашты. Элчин Сафарли Милли китапханә идарәсенә рәхмәт белдереп, култамгалы китапларын бүләк итте, шулай ук әлеге очрашу узган күркәм тарихи бинага соклануын белдерде. Быелгы могҗизалы төндә – «Китапханә төне»ндә – мәдәни чаралар җанлы рухта үтте һәм һәркемгә яхшы кәеф, китапның һәм китапханәләрнең киләчәгенә матур ышаныч бүләк итте.

                 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International