Россиядәге халык һөнәрчелеге

2012 елның 17 гыйнвары, сишәмбе
ТР Милли китапханәсенең сәнгать бүлеге китапханәдән файдаланучыларның һәммәсен дә Яңа 2012 нче ел белән котлый һәм «Ял. Мавыгу. Иҗат» күргәзмәләр сериясен тәкъдим итә. Циклны «Россиядәге халык һөнәрчелеге» дип исемләнгән күргәзмә ачып җибәрә. Анда халык һөнәрчелеге турындагы альбомнар, китаплар, брошюралар, энциклопедик басмалар урнаштырылган.
Халык сәнгате – гүзәллекнең саекмас чыганагы ул. Һөнәрчелектә халык декоратив көнкүреш сәнгатенең искиткеч традицияләре саклана һәм үсеш ала.
Күргәзмәнең «Гасырлар чоңгылыннан» бүлегендә рус халык сәнгати һөнәрчелегенең барлыкка килү һәм үсү тарихы белән танышырга мөмкин.
«Серле бизәкләр теле» бүлеге һөнәрчелекнең төп төрләре белән таныштыра, бизәкле жостов подносларының, зәңгәрсу гжель, алтын хохлома, оренбург яулыкларының матурлыгын һәм серлелеген төшендерә.
«Юаныч» яки балачак уенчыклары» бүлегендә рус халык иҗатының символы һәм Россия сәнгатенең иң күренекле феномены булган халык уенчыкларының тарихы турында әдәбият тәкъдим ителә.
Сәнгать бүлегенә (Театр ур., 5 нче йорт) рәхим итегез!





















ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International