Авторлык хокукы һәм мәгълүмат алуга хокук

2012 елның 17 гыйнвары, сишәмбе
2012 нче елның 12 нче гыйнварыннан Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең патентлар бүлегендә (Карл Маркс ур., 36 нчы йорт) «Авторлык хокукы һәм мәгълүмат алуга хокук» исемле күргәзмә эшли.
Хәзерге Россиядә интеллектуаль милек илнең акыл җәһәтеннән, мәдәни, икътисади һәм саклану куәте үсүнең шарты буларак бәяләнә. Шуңа да хәзерге көндә рухи милекне хокукый саклау мөһим мәсьәлә булып санала.
Күргәзмәдә авторлык хокукын көйләүче норматив актлар җыентыклары, авторлык һәм уйлап табулар хокукын рәсмиләштерүче документларның үрнәкләре урнаштырылган. Күргәзмәгә куелган әдәбиятта авторлык килешүләренең төп формаларын, гамәли эшчәнлектә иң еш очраучы сорауларга җавап табарга мөмкин.
Күргәзмә материаллары укучыларны авторлык хокукы өлкәсендәге яңа халыкара килешүләр, Европа директивалары, Россиядәге авторлык хокукының хәзерге вакытта кулланылышта булган барлык чыганаклары белән таныштыра. Теоретик кагыйдәләр һәм аларның гамәлдә кулланылуы үзара көйле ярашкан басмалар аеруча әһәмиятле. Килешү белән авторлык хокукларын бер заттан икенчесенә тапшыру, авторлык хокукларында җаваплылык мәсьәләләре карала. Кибер киңлектә авторлык хокукларын саклау, товар билгесенә булган хокукларны бозу, сәламәтлек саклау өлкәсендә авторлык хокукы объектларының үзенчәлекләре һ. б. мәсьәләләр чагылыш таба.
Күргәзмә студентларга, аспирантларга, укытучыларга, фәнни хезмәткәрләргә, патент белгечләренә, хокук белгечләренә һ.б. һөнәр ияләренә, шулай ук интеллектуаль милек хокукы белән кызыксынучылар өчен файдалы булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International