Рәссамның 115 еллыгына карата

2012 елның 24 гыйнвары, сишәмбе
2012 нче елның 1 нче февраленнән Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлегендә (К.Маркс ур., 36 нчы йорт) РСФСРның һәм ТАССРның халык рәссамы, Казахстан ССРның атказанган рәссамы, Г.Тукай премиясе лауреаты Б.Урманченың 115 еллыгына багышланган күргәзмә эшли башлый.

Бакый Идрис улы Урманче – татар рәссамнары арасында югары профессиональ белем алган беренче рәссам. Татар халкының профессиональ рәсем сәнгатенә нигез салган Оста скульптура, сынлы сәнгать, графика, иллюстрация кебек төрле жанрларга караган йөзләгән сәнгать әсәрләре иҗат иткән.

Күргәзмәдә газета һәм журнал битләрендә басылган мәкаләләр, шулай ук китапханә фондларында сакланучы башка төр басмалар урын алачак.

Гүзәллек дөньясына рәхим итегез!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International