Туган як матурлыгына мәдхия җырлаучы

2012 елның 26 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сәнгать бүлеге китапханәдән файдаланучылар игътибарына күренекле рус рәссамы Иван Иванович Шишкинның (1832-1898) тууына 180 ел тулуга багышланган күргәзмә тәкъдим итә. Әлеге дата 2012 нче елның 25 нче гыйнварында билгеләп үтелә.

И.И.Шишкин – нәкышь, графика, литография һәм офорт остасы, Петербург Сәнгать академиясе профессоры. Ул Алабугада туып-үсә, үзенең рәсемнәрендә туган як матурлыгына дан җырлый. А.В.Прахов билгеләгәнчә: «Ул, чын рус Төньягының улы буларак, кичеп чыга алмаслык бу кырыс төбәккә, бу күккә кадәр ашкан нарат һәм чыршыларга, гадәттән тыш эре агачлы караңгы урманнарга гашыйк».

Күргәзмәдә тирән мәгънәле әсәрләре белән дөнья сәнгатенең алтын фондына кергән Останың тормыш һәм иҗат юлына багышланган китаплар, монографияләр, рәсемле альбомнар һ.б. документлар урнаштырылган.

Рәхим итегез (Театр ур., 5 нче йорт)! Без Сезнең белән очрашуга шат булачакбыз!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International