Классика шәхесләрдә: Рубинштейн

2012 елның 26 гыйнвары, пәнҗешәмбе
2012 нче елның 28 нче гыйнварында композитор, пианист, артист һәм педагог Антон Григорьевич Рубинштейнның (1829-1894) тууына 125 ел тула. Шушы датага багышлап, Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сәнгать бүлеге күренекле затның тормыш һәм иҗат юлына багышланган күргәзмә тәкъдим итә.

П.И.Чайковский Рубинштейнны «бөек пианист һәм композитор буларак кына түгел, ә намуслы, эчкерсез, гадел, киң күңелле, ачык акыллы һәм игелекле булганы өчен» хөрмәт иткән һәм югары бәяләгән.

Рубинштейн рус музыкасының классик үрнәкләре булырлык әсәрләр иҗат итә. Бу – «Демон» операсы, фортепиано өчен Дүртенче концерт, №4 нче симфония, «Фарсы җырлары», күпсанлы шигъри романслар, фортепьяно өчен төрле жанрдагы пьесалар. Аның әсәрләре өчен иркен яңгыраш, аһәңлелек хас.

Күргәзмәдә китаплар, монографияләр, ноталы басмалар, шулай ук электрон рәвештәге йөртүчеләрдә документлар урнаштырылган.

Милли китапханәнең сәнгать бүлегенә рәхим итегез (Театр ур., 5 нче йорт)!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International