«Китапханә хәбәрләре» журналына – 15 ел

2012 елның 1 феврале, чәршәмбе
«Китапханә хәбәрләре» журналының юбилей саны (2011 ел. – №2) дөнья күрде. Журналның 1996 елдан 2011 елга кадәр чыккан саннарының эчтәлегенә систематик күрсәткеч тә аңа кушымта буларак теркәлгән.



«Китапханә хәбәрләре» – республикабыздагы китапханәләр эшчәнлегенә багышланган беренче периодик басма, ул Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә 1996 елдан башлап татар һәм рус телләрендә елга ике тапкыр нәшер ителә.

Журналның юбилей саны китапханә директорының фәнни эшләр буенча урынбасары, журналның баш мөхәррир урынбасары И.Г.Һадиевның «Төбәк мәдәни мохитендә «Китапханә хәбәрләре»» дип аталган мәкаләсе белән ачыла. Россия күләмендә электән үк чыгып килгән китапханә журналлары белән тарихи янәшәлектән башлап, автор хәзерге заманга һәм республикабыз җирлегенә күчә, басманың 15 еллык эшчәнлегенә кыскача нәтиҗәләр ясый.



Чыгу дәверендә «Китапханә хәбәрләре» күләмен зурайтты, аклы-каралы, гади калыпта эшләнгән басмадан төсле бизәлешле, күптөрле жанрлы, бай мәгълүматлы журналга әйләнде.
Журналның күп рубрикалары традицион рәвештә электән үк яшәп килә. «Республика китапханәләрендә» дигән рубрика Татарстан китапханәләренең эш тәҗрибәсен якгырта, аларны борчыган мәсьәләләр турында яза. «Социолог карашы» дигән рубрикада китап уку һәм укыту проблемалары, файдаланучыларга мәгълүмат һәм китапханә хезмәте күрсәтүне яхшырту мәсьәләләре күтәрелә. «Якутлар табыладыр вакыт белән» рубрикасында Татарстан халыкларының әдәбият һәм китап культурасы тарихы яктыртыла. «Методистлар киңәш бирә» рубрикасы кыйммәтле методик киңәшләре, китапханәчеләр өчен махсус әдәбиятка күзәтүләрне даими рәвештә нәшер итүе белән файдалы. Китапханә гыйлеменең һәм гамәлиятенең шулай ук мөһим башка җәһәтләре «Һөнәребез серләре», «Шәхесләр һәм шәрехләр», «Һөнәрдәшләребездә», «Кеше һәм заман», «Китапханәләрдә төбәкне өйрәнү» кебек рубрикаларда урын ала.
«Китапханә хәбәрләре» тагын шуның белән кызыклы: аның сәхифәләрендә китапханәләрнең хәзерге торышы да, тарихлары да яктыртыла; китапханә эшенең һәм информатиканың теоретик мәсьәләләре дә, гамәли хезмәткәрләрнең теге яки бу эшчәнлек юнәлешен оештыруга караган киңәшләре дә урын ала.
Бүген «Китапханә хәбәрләре» журналы Россиядә чыга торган төбәк һөнәри журналлары арасында дәрәҗәле урын алып тора. Россия күләмендә үткәрелгән конкурсларда ул берничә тапкыр лауреат исемнәренә һәм премияләргә лаек булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International