«Тарихыбыз сәхифәләре сөйли»

2012 елның 1 феврале, чәршәмбе
2012 нче елның 1 нче февраленнән Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлегендә (К.Маркс ур., 36 нчы йорт), даими китап укучыларның күпсанлы мөрәҗәгатьләрен исәпкә алып, «Тарихыбыз сәхифәләре сөйли» дип аталган күргәзмә куелды.

Күргәзмәдә элекке Казан губернасында басылган, хәзер Милли китапханә фондларында сакланучы «Казанские известия», «Казанские губернские ведомости», «Казанский телеграф», «Казанская газета», шулай ук 1917 елгы революциягә кадәр Россия күләмендә басылып таралган «Аполлон», «Искра», «Исторический вестник», «Нива», «Отечественные записки», «Русский вестник» һ.б. ш. газета-журналлар урын алган.


Кызыклы һәм бай мәгълүматлы күргәзмә белән танышырга рәхим итегез!










ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International