Спорттан да зур футбол

2018 елның 1 июне, җомга

Россия Бөтендөнья футбол чемпионатын беренче тапкыр кабул итә. Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Күргәзмәләр залында (Казан, Кремль урамы, 33 нче йорт) «Спорттан да зур футбол» дип аталган күргәзмә эшли башлады. Биредә иң популяр спорт төре саналган футбол турында күпсанлы басмалар куелган.

Футбол – спорт уены гына түгел, күпләрнең яшәү рәвеше. Россиядә футбол белән 13,5 миллион кеше шөгыльләнә. Чемпионат 14 нче июньнән 15 нче июльгә кадәр Россиянең 11 шәһәрендә узачак. Казанда 6 уен үткәрү каралган.

Бөтендөнья чемпионаты – җанатарлар өчен зур бәйрәм. Безнең экспозиция футбол уенының тарихы, үсеш юлы белән таныштыра. Танылган спортчылар, тренерлар, комментаторлар турында сөйләүче китаплар да бар. Халык хәтеренә кереп калган Лев Яшин, Эдуард Стрельцов, Олег Блохин, Ренат Дасаев тормышын чагылдырган басмалар кызыклы булыр.

Күргәзмәнең зур өлеше Татарстан спортчыларының футбол тарихындагы урынын яктырта. Бөтендөнья футбол чемпионаты Казанда юкка гына узмый.
Казан – Россиянең спорт башкаласы булып та санала. Татарстанда соңгы елларда дистәләгән спорт комплекслары төзелде, сәламәт яшәү рәвешенә игътибар артты. Футбол мәйданында дан казанган татар егетләре аз түгел. Галимҗан Хөсәенов, Вәгыйз Һидиятуллин, Руслан Нигъмәтуллиннарның казанышлары белән танышу күпләргә ошар.

«Спорт яратучы президент – спорт яратучы республика» китабы китапханәгә «табадан төшеп» кенә килде.

Казанлылар Чемпионат башлануны түземсезлек белән көтә. Безнең күргәзмә җанатарларны футбол белән тагын да якыннанрак таныштырыр, рухландырыр дип өметләнәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International