Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең «Дөнья башкалаларының елъязмасы» Халыкара күргәзмәсендә катнашуы

2018 елның 4 июне, дүшәмбе

Шушы елның 21–22 май көннәрендә Казакъстан Республикасы Милли академик китапханәсе, Казакъстан Республикасы Мәдәният һәм спорт министрлыгы ярдәме белән, Астана шәһәрендәге Бәйсезлек сараенда, Казакъстанның башкаласына 20 ел тулу мөнәсәбәте белән «Дөнья башкалаларының елъязмасы» дигән Халыкара күргәзмә оештырды. Төрле илләрнең иң зур китапханәләре белән беррәттән, Татарстан Республикасы Милли китапханәсе дә әлеге күренекле чарада катнашты.

Күргәзмәнең тантаналы ачылышында Казакъстанның мәдәният һәм спорт министры, шулай ук Россия, Германия, Иран, Үзбәкстан һ.б. илләрнең гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчеләре катнашты. Тамашачылар хозурына үзләренең уникаль тупланмаларын 23 ил – Россия, Италия, Һиндстан, Малайзия, Словакия, Беларусь, Молдова, Үзбәкстан, Кыргызстан, Таҗикстан, Грузия һ.б. тәкъдим итте. Казакъстанның эре китапханәләре исә ил башкаласының тарихи үсеш баскычларын сирәк басмалар ярдәмендә чагылдырды.

Күргәзмәгә килүчеләр, сирәк китаплар белән беррәттән, бөек математик Лука Пачоли, борынгы Рим шагыйре Вергилий, IV–VI гасырларга караган борынгы грек кодексы кулъязмаларының күчермәләре белән дә танышты. Аларны Италиянең Милан шәһәреннән алып килгәннәр.

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе күргәзмә кысаларында «Мизгел һәм мәңгелек: Татарстан Республикасы Милли китапханәсе фондларындагы ХIХ гасыр ахыры – ХХ гасыр башы фотосурәтләрендә татарлар» дигән үз экспозициясен тәкъдим итте. 60 берәмлек фоторәсемне туплаган әлеге экспозиция кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге фондындагы тарихи фотосурәтләр тупланмасына нигезләнеп төзелде. Бу коллекция хәзерге көндә татарлар һәм Казан шәһәре тарихын чагылдырган мең ярымнан артык фотосурәтне үз эченә ала. Экспозициягә куелган фоторәсемнәр Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Әстерхан, Уфа, Пермь, Оренбург, Сарапул, Самара шәһәрләрендәге һәм Казакъстандагы, Үзбәкстандагы, Польшадагы фотоательеларда ясалган. Нәкъ менә шушы экспозицияне кую белән Татарстан Республикасының тарихи-мәдәни мирасы ядкәрләрен таныту, Татарстан Республикасы Милли китапханәсе фондларында сакланучы оригиналь тупланмаларны җәмәгатьчелеккә күрсәтү максаты да күздә тотылды. Татар халкының күренекле шәхесләре Шиһабетдин Мәрҗани, Галиәсгар Камал, Фатих Кәрими, казыя Мөхлисә Бубый һ.б., «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең укытучылары, шәкертләре һәм яшь татар зыялыларының сурәтләре тәкъдим ителү күргәзмәнең әһәмиятен тагын да арттырды. Экспозициядә шулай ук төрле шәһәрләрдә яшәгән татар сәүдәгәрләренең, авыл кешеләренең фотосурәтләрен дә күрергә була иде. Күргәзмәгә килүчеләр татар халкының тарихын, киенү культурасын чагылдырган фотосурәтләрне бик кызыксынып күзәттеләр.

Татарстан Республикасының Казакъстан Республикасындагы тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары О.К.Ульданова да экспозиция белән җентекләп танышты, уңай тәэсирләрен җиткерде. Казакъстанның өлкән яшьтәге язучысы һәм журналисты, филология фәннәре кандидаты Морат Рәхимҗан улы Солтанбәков ТР Милли китапханәсенә үзенең өч китабын бүләк итте. 

«Дөнья башкалаларының елъязмасы» Халыкара күргәзмәсе эшендә актив катнашканы өчен Татарстан Республикасы Милли китапханәсенә Казакъстан Республикасы мәдәният һәм спорт министры Арстанбәк Мөхәммәдиулы исеменнән Рәхмәт хаты бирелде.

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең директор урынбасары И.Г.Һадиев Казакъстан Республикасы Милли академик китапханәсенең Конституция залында узган сессия утырышында сәламләү сүзе һәм «Татарстан Республикасы Милли китапханәсе фондларындагы кайбер уникаль тупланмалар» дигән доклад белән чыгыш ясады, бүләккә алып килгән затлы китап-альбомнарны тапшырды.

Күргәзмәдә катнашучыларның эчтәлекле һәм тыгыз эш программасында Астана шәһәренең истәлекле урыннарын карау, Казакъстан Республикасының Беренче Президенты – Илбашы китапханәсе, Казакъстан Республикасы Милли музее белән танышу кебек чаралар да урын алган иде.

   

  

  

  

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International