Бакый Урманченың тормыш һәм иҗат юлы

2012 елның 10 феврале, җомга
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сәнгать бүлеге китапханәдән файдаланучылар игътибарына татар милли сынлы сәнгатенә нигез салучы, Казан шәһәренең шәрәфле гражданины, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Бакый Идрис улы Урманченың (1897-1990) тууына 115 ел тулуга багышланган «Бакый Урманче. Тормыш һәм иҗат юлы» дип аталган күргәзмә тәкъдим итә.
Рәссам язмышы ил язмышы белән тыгыз бәйләнгән. Аның тормышы тарихи вакыйгаларга бай ХХ гасырны тулысы белән диярлек үз эченә ала. Ул үзенең рәссамчылык омтылышларында очраган барлык каршылыкларны узып, авырлыкларны җиңеп, чын мәгънәсендә Остага әверелде, күренекле нәкышьче, сынчы, график булып танылды.
Күргәзмәдәге китаплар, энциклопедик басмалар, альбомнар түбәндәге бүлекләргә тупланган:
1. «Татар мәдәниятенең йөзек кашы» – бу бүлекне рәссамның тормыш юлы хакындагы материаллар тәшкил итә.
2. «Рәссам һәм шагыйрь әңгәмәсе» – татар мәдәниятенең иң күренекле ике шәхесе – Б.Урманче һәм Г.Тукайның рухи туганлыгы һәм иҗади йогынтылары турындагы әдәбият урнаштырылган.
3. «Илһам һәм шигърият чыганагында догалар» – шамаил сәнгате турында. Шамаил – Ислам дине белән бәйле изге урыннарның сурәтләре төшерелгән һәм гарәп каллиграфиясе нигезендә, Коръәннән хикмәтле сүзләр язылган, афоризмнар, шигъри әсәрләрдән өзекләр китерелгән панно. Татар халкы тормышында борынгыдан зур урын алып торган бу сәнгать төре шәхси шамаилләрен иҗат иткән Бакый Урманче тарафыннан яңадан торгызыла.
Милли китапханәнең сәнгать бүлегенә (Театр ур., 5 нче йорт) рәхим итегез!



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International