Леонид Любовскийга – 75 яшь

2012 елның 10 феврале, җомга
2012 нче елның 8 нче февраленнән Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сәнгать бүлегендә, ТР һәм РФнең атказанган сәнгать эшлеклесе, Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе профессоры, РФнең Дәүләт премиясе лауреаты һәм Милли китапханәнең якын дусты Леонид Любовскийга 75 яшь тулу уңаеннан, аның тормыш һәм иҗат юлына багышланган күргәзмә тәкъдим ителә.
«Любовский – чор сулышының динамик пульсын, ашкынулы тормыш агышын үткен һәм киеренке тоючы композитор. Нинди генә тема яки жанрда язса да, бу – һәрвакыт бүгенге көн карашыннан кабул ителүче музыка», – дип яза күренекле музыка белгече Георгий Кантор.
Күргәзмә Леонид Зиновьевичның 2012 нче елның 24 нче февралендә билгеләп үтелүче 75 яшьлек юбилеена багышлана. Анда китаплар, ноталы һәм мультимедиа басмалар урнаштырылган.
Рәхим итегез (Театр ур., 5 нче йорт)! Без Сезнең белән очрашуга шат булачакбыз!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International