«Мәдәният өлкәсендә яңа мәгълүмат технологияләре һәм мәгълүмат ресурслары” мәгълүмат көне

2012 елның 14 феврале, сишәмбе
2012 елның 10 февралендә ТР Милли китапханәсендә “Социомәдәни эшчәнлек. Социомәдәни иҗат менеджменты” белем арттыру программасы буенча Өстәмә һөнәри белем бирү институтында һөнәри әзерлекләрен күтәрүче тыңлаучылар өчен укулар кысаларында «Мәдәният өлкәсендә яңа мәгълүмат технологияләре һәм мәгълүмат ресурслары” дип исемләнгән мәгълүмат көне узды.

Мәдәнияткә кагылышлы мәгълүмат чыганаклары, Бөтенроссия иң эре мәгълүмат үзәкләре мәгълүмати басмалары күргәзмәсен караудан тыш, тыңлаучылар хәзерге заман китапханәсенең эзләү мөмкинлекләре, китапханә программалары, тулы текстлы һәм библиографик мәгълүмат базалары белән таныштылар.

Мәдәният өлкәсенә караган хокукый мәгълүматларга һәм РДК ФТҮ “Информкультура” мәгълүмат ресурсларына аерым игътибар бирелде.

Тыңлаучыларда, барыннан да бигрәк, ТР Милли китапханәсе сайтының киң мәгълүмат ресурслары – каталоглары, электрон китапханә, мәдәнияткә караган хокукый мәгълүмат, ТР Милли китапханәсенең Мәдәният һәм сәнгать мәгълүматлары үзәге материаллары зур кызыксыну уятты.












ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International