«Каюм Насыйри» китабын тәкъдим итү

2018 елның 22 июне, җомга

2018 елның 20 июне көнне Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында (Казан шәһәре, Кремль урамы, 33 йорт) «Җыен» фонды «Шәхесләребез» дигән сериядә күренекле татар мәгърифәтчесенә багышлап нәшер иткән «Каюм Насыйри» дигән китапны тәкъдим итү кичәсе үткәрелде.

Кичә «Җыен» фондының идарә рәисе, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, әдип һәм шагыйрь Разил Вәлиев чыгышы белән башланып китте. Ул тамашачыларны «Җыен» фондының киңкырлы эшчәнлеге белән таныштырып, яңа гына дөнья күргән, галим-мәгърифәтче Каюм Насыйрига багышланган затлы басмага югары бәя бирде.

Китапның төзүчесе, филология фәннәре докторы Рәмил Исламов бу җыентыкның басылып чыгуы татар дөньясы өчен зур вакыйга икәнен ассызыклады.

Әлеге әдәби кичәдә китапны басмага әзерләгән һәм нәшер иткән иҗат төркеме, галимнәр, мәгариф һәм мәдәният әһелләре, журналистлар, язучылар катнашты. Чыгыш ясаучыларның һәрберсе Каюм Насыйри шәхесе һәм эшчәнлегенең бөеклеген билгеләп үтте. Әлеге басманы чыгаруда матди ярдәм күрсәткән Әнвәр Насыйров та бу саллы җыентыкның милләтебез өчен олы әһәмияткә ия булуын әйтте.

Татарстанның атказанган артисты Рамил Миндияр башкаруындагы җырлар кичәгә ямь һәм рухи күтәренкелек өстәде.

Китапханәнең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү, сирәк китаплар һәм кулъязмалар бүлекләре хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнеп куелган «Каюм Насыйри: шәхесе һәм мирасы» дигән күргәзмә килгән кунакларда зур кызыксыну уятты. Күргәзмәдә мәшһүр мәгърифәтченең Милли китапханә фондларында кадерләп саклана торган, XIX гасырның икенче яртысында һәм ХХ гасыр башында басылган, зур кыйммәткә ия хезмәтләре, шулай ук аның эшчәнлеген яктырткан материаллар, хәзерге чорда да әһәмиятен җуймаган фәнни һәм фәлсәфи басмалары урын алган.

Бу күркәм чарада шулай ук Кыргызстаннан килгән кунаклар да катнашты.

Бәйрәм эшлекле, дустанә сөйләшү белән чәй янында тәмамланды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International