2012 нче елның 16 нчы февралендә Казанның 68 нче номерлы мәктәбенең 5-6 нчы сыйныф укучылары белән «Сабантуй» – бездә кунакта» дип исемләнгән очрашу узды.
Аны Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлеге хезмәткәрләре әлеге мәктәп китапханәчесе белән берлектә оештырды.
Очрашуга «Сабантуй» газетасы редакцияcеннән балалар язучысы, хәбәрче Йолдыз Шәрапова килгән иде. Ул мавыктыргыч итеп газета, анда эшләүчеләр белән таныштырды, үзенең шигырьләрен балалар хозурына тәкъдим итте, күпсанлы сорауларга җавап бирде.
Мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы газетага карата фикерләрен җиткерде, ә укучылар газетаның аеруча ошаган рубрикалары турында сөйләделәр.
Балаларда китапханәләргә карата кызыксыну уяту максатыннан вакытлы матбугат бүлеге хезмәткәре Милли китапханә турында кыскача мәгълүмат бирде, уку залларына килергә чакырды.