Патентлар бүлегендә семинар

2012 елның 21 феврале, сишәмбе
2012 нче елның 20-21 нче февралендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең патентлар бүлегендә (Карл Маркс ур., 36 нчы йорт) Казан дәүләт технология университетының өченче курс студентлары өчен семинар дәресләре узды.
Дәресләр барышында КДТУ доценты И.В.Вишнякова инженерлык гыйлемнәренә мөнәсәбәтле авторлык хокукларының төп кагыйдәләре белән таныштырды. Шулай ук РФнең гамәлдәге Гражданлык Кодексы нигезендә интеллектуаль милекне саклау мәсьәләләре каралды.
Бүлекнең өлкән китапханәчесе С.В.Тимофеева уйлап табуларга, файдалы модельләргә, сәнәгать үрнәкләренә һәм товар билгеләренә багышланган тулы текстлы мәгълүмати ресурсларны тәкъдим итте. Студентлар үзләрен кызыксындырган темалар буенча патентлар эзләү мөмкинлекләрен гамәлдә сынап карадылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International