Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлегендә (Кремль ур., 33 нче йорт), язның беренче бәйрәменә туры китереп, ягъни күп илләрдә бәйрәм ителә торган Халыкара хатын-кызлар көненә багышлап, «Бөек хатын-кызлар, төрле язмышлар» дип исемләнгән китап күргәзмәсе ачылды.
Әлеге күргәзмәдә күренекле хатын-кызларга багышланган китаплар тәкъдим ителде.
Мисал өчен, сәясәт өлкәсендәге күренекле шәхесләр – Маргарет Тэтчер, Индира Ганди, Хиллари Клинтон, Кондолиза Райс һәм башкалар турындагы китаплар бар. Казан ханлыгы патшабикәсе Сөембикәгә һәм Россиянең мәшһүр хатын-кызларына да зур урын бирелә. Күргәзмәне карарга килүчеләр Галина Уланова, Екатерина Максимова, XX гасырның бөек актрисалары Нонна Мордюкова, Людмила Гурченко, Фаина Раневскаяларның тормыш һәм иҗатлары хакында кызыклы мәгълүматлар таба алалар.
Күргәзмә март ахырына кадәр дәвам итәчәк.
