Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе
рус
тат
eng
Китапханә турында
Китапханә идарәсе
Документлар
Китапханәнең структурасы
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кыскача тарихы
Нәшрият эшчәнлеге
Химаячеләр шурасы
Эшчәнлек
Эш тәртибе
Чаралар афишасы
Китапханәдә күрсәтелә торган хезмәтләр
Татарстан Республикасының Милли электрон китапханәсе
Китапханәчедән сора
Яңа хәбәрләр җибәрү
Мәгълүмат ресурслары
Белешмә-мәгълүмат ресурслары
Электрон китапханә
Хокукый мәгълүматлар үзәге
Мәдәният һәм сәнгать мәгълүматлары үзәге
Электрон каталог
Кире элемтә
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе Халыкара фәнни-гамәли конференциядә катнашты
2012 елның 2 марты, җомга
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе хезмәткәрләре 2012 нче елның 28-29 нчы февраль көннәрендә Казанда узган «Тормыш иминлегенең заманча проблемалары: теория һәм практика» дигән II нче Халыкара фәнни-гамәли конференциясе эшчәнлегендә катнаштылар.
Конференцияне министрлыклар, ведомстволар һәм оешмалар катнашлыгында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты уздырды. Аның максаты – кеше тормыш эшчәнлегенең иминлеген тәэмин итү өлкәсендә халыкара хезмәттәшлекне киңәйтү. Анда Россия, Франция, Германия, Израиль, Италия, Финляндия, Польша һәм башка илләр министрлыкларыннан, ведомстволарыннан һәм фәнни оешмаларыннан җитәкчеләр, әйдәп баручы белгечләр һәм экспертлар катнашты.
28 нче февральдә шәһәрнең төрле фәнни һәм методик үзәкләрендә тормыш иминлеге өлкәсендә Россиядәге һәм чит илләрдәге әйдәп баручы белгечләр катнашында секция утырышлары узды.
29 нчы февральдә «Корстон» сәүдә-күңел ачу үзәгендә күргәзмә ачылды, анда 30дан артык үз илебез һәм чит ил җитештерүчеләре үзләренең тормыш иминлеге, медицина, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы өлкәсендәге фәнни тикшеренүләрен һәм серияләп җитештерелә торган эшләнмәләрен тәкъдим иттеләр. Күргәзмәне тантаналы рәвештә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков ачты. Россиянең эчке эшләр министры Рәшит Нургалиев та күргәзмә белән танышты.
Конференция эшчәнлегендә ТР Милли китапханәсе дә актив катнашты. «Корстон» сәүдә-күңел ачу үзәгендә Милли китапханә хезмәткәрләре көче белән «Тормыш-эшчәнлек иминлеге» дип исемләнгән күргәзмә куелды. Анда фәнни-гамәли конференция темасына кагылышлы китаплар урнаштырылды, алар катнашучыларда зур кызыксыну уяттылар.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
апрель, 2026 ел
Казан мэры белән «Балаларча булмаган сөйләшү» - ТР Милли китапханәсендә.
Илсур Метшин белән «Беренчеләр хәрәкәте» оештырган ачык сөйләшү бөтен республикадан яшь активистларны берләштерде.
Тарих һәм маҗара яратучы балаларны «Бердәмлек коды» квестына чакырабыз.
Тарихи сәяхәттә 10 яшьтән өлкәнрәк балалар катнаша ала.
7
апрель, 2026 ел
Тукай юбилее һәм Туган тел көне уңаеннан
Милли китапханәнең классик уку залында берьюлы ике яңа күргәзмә ачылды.
6
апрель, 2026 ел
Космонавтика көненә «Космик Одиссея» һәм «Параллель дөньялар»
Милли китапханәнең уку залларында фәнни-популяр әдәбият, космонавтлар биографиясе, йолдызлы күк атласы һәм фантастик әдәбият тәкъдим иткән яңа китап күргәзмәләре ачылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз