Музыкаль кунакханәдә

2012 елның 6 марты, сишәмбе
2012 нче елның 2 нче мартында Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында (Кремль ур., 36 нчы йорт) музыкаль кунакханәнең чираттагы утырышы узды. «Туган як моңнары» дип исемләнгән концерт программасында РФнең атказанган артисты Эмиль Җәләлетдинов (вокал) һәм Зөлфия Ибраһимова (фортепиано) катнаштылар.
Алар башкаруында татар музыкасының энҗе-җәүһәрләре: композиторлар С.Сәйдәшев, Р.Яхин, С.Садыйкова, М.Мозаффаров, Р.Еникеев иҗат иткән җырлар һәм романслар яңгырады.






ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International