Интеллектуаль милек – инновацион эшкуарлыкның нигезе

2012 елның 6 марты, сишәмбе
2012 нче елның 3 нче мартыннан Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең патентлар бүлегендә (К.Маркс ур., 36 нчы йорт) «Интеллектуаль милек – инновацион эшкуарлыкның нигезе» дип исемләнгән күргәзмә эшли.
Яңа технология уңышлы булачакмы? Чираттагы даһи фикер кайда туачак? Яңалык кертүче кем ул: яңа фикерне уйлап табучымы, яңалыкның беренче моделен эшләүчеме, яисә шул яңалык белән табыш алучымы? Бу сорауларга җаваплар инновацияләр турындагы танылган мифларга түгел, ә Россиядә һәм чит илләрдә элек һәм хәзер булган реаль фактларга нигезләнә.
Күргәзмәгә куелган китапларда яңа фикерләрнең уңышлы үсеш процессы – аларның ничек табыш китерүләре, базар мөнәсәбәтләрен, җәмгыятьне һәм, гомумән, дөньяны ничек үзгәртүләре – яктыртыла. Бүгенге көн авторларының үткәндәге һәм хәзерге уйлап табуларны ун ел дәвамында өйрәнеп язылган хезмәтләрендә күрсәтелгән инкыйлаби инновацияләр – ул аерым уйлап табучыларның кинәт ачылуы гына түгел, ә фикерләрне һәм технологияләрне аңлап җиткерү, эшкәртү буенча иҗади эшчәнлек нәтиҗәсе.
Күргәзмәнең максаты – интеллектуаль милек өлкәсендә гамәли күнекмәләргә һәм конкрет мәсьәләләрне чишәргә өйрәтү. Тәкъдим ителгән басмалар Россия икътисадында белгечләр еш очрата торган каршылыклы процессларны чагылдыралар. Икътисад мәгълүмати технологияләрнең һәм инновацион процессларның роле үсү белән характерлана.
Күргәзмә техник һәм икътисади уку йортлары студентларына һәм магистрларына, шулай ук инновацияләр өлкәсе белән идарә итүче һәм аны оештыручы белгечләргә адреслана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International