«Заманча китапханә: үсеш юллары»

2012 елның 6 марты, сишәмбе

2012 нче елның 2 нче мартында Татарстан Республикасы Милли китапханәсе хезмәткәрләре «Заманча китапханә: үсеш юллары» дигән темага китапханәчеләр семинары үткәрделәр.

Семинар Социаль-мәдәният һәм сәнгать өлкәсе белгечләренә өстәмә һөнәри белем бирү (квалификация күтәрү) институты тарафыннан авыл китапханәчеләренең белемнәрен күтәрү максаты белән оештырылган квалификация күтәрү курслары кысаларында үтте.


Хәзерге заман китапханәсен яңа мәгълүмати технологияләр кулланып эшләүдән башка күз алдына да китереп булмый. Милли китапханәнең мәгълүмат-библиография бүлеге мөдире Г.Ф.Кочкарина шушы көнүзәк мәсьәләгә багышлап консультация үткәрде.

«Китапханәләрдә инновацион һәм проект эшчәнлеге» дигән темага фәнни-методик бүлекнең инновацияләр бүлекчәсе мөдире О.И.Зуева чыгыш ясады, ул үзенең чыгышын Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы китапханәләренең эш тәҗрибәсен яктырткан слайд-презентация белән дә тулыландырды.


Семинарның шактый зур өлеше Россия күләмендә игълан ителгән Россия тарихы елын һәм Татарстанда игълан ителгән Республиканың тарихи-мәдәни мирасы елын китапханәләр тарафыннан тиешле югарылыкта үткәрү мәсьәләләренә багышланды. Вакытлы матбугат бүлеге мөдире А.К.Махнина туган якны өйрәнүгә караган белемнәрне популярлаштыру юнәлешендә бүлекнең эш тәҗрибәсе белән уртаклашты, яңача эш алымы – виртуаль экскурсия үткәрүнең тәртипләрен тасвирлап күрсәтте.


Фәнни-методик бүлекнең баш китапханәчесе К.Б.Фәтхиева үзе тарафыннан төзелгән «1812 ел күкрәве» дигән методик-библиографик кулланма белән слайд-презентация ярдәмендә таныштырды. Әлеге чыгышта, 1812 елгы Ватан сугышында җиңүнең 200 еллыгын билгеләп үтү үрнәгендә, тарихи тематикалы әдәбиятны танытуның гадәти һәм инновацион формаларын файдалану мөмкинлекләре тәкъдим ителде.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International