Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе
рус
тат
eng
Китапханә турында
Китапханә идарәсе
Документлар
Китапханәнең структурасы
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кыскача тарихы
Нәшрият эшчәнлеге
Химаячеләр шурасы
Эшчәнлек
Эш тәртибе
Чаралар афишасы
Китапханәдә күрсәтелә торган хезмәтләр
Татарстан Республикасының Милли электрон китапханәсе
Китапханәчедән сора
Яңа хәбәрләр җибәрү
Мәгълүмат ресурслары
Белешмә-мәгълүмат ресурслары
Электрон китапханә
Хокукый мәгълүматлар үзәге
Мәдәният һәм сәнгать мәгълүматлары үзәге
Электрон каталог
Кире элемтә
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе
Үзең тудырган матурлык
2012 елның 11 марты, якшәмбе
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сәнгать бүлеге барлык хатын-кызларны Яз бәйрәме – 8 нче март белән котлый һәм махсус алар өчен «Үзең тудырган матурлык» дип исемләнгән күргәзмә тәкъдим итә.
Кул эше – билгеле бер кысаларга сыймый торган киң төшенчә. Бу – сәнгать әсәре дә, шул ук вакытта онытылган кәсеп тә... «Өч кыз тәрәз төбендә кичен җеп эрләгәндә...» А.С.Пушкинның ХIХ нчы гасырда ук иҗат иткән әлеге юлларын кем генә белми икән? Гасырлар уза, ә кул эше яши, югалмый, киресенчә, зур үсеш ала, аның яңа төрләре барлыкка килә. Хыялларыгызны тормышка ашырасыгыз килсә, тәҗрибә уздырудан курыкмасагыз, Сез үз кулларыгыз белән барысын да ясый аласыз. Ышаныгыз – Сезнең оста кулларыгызга хатын-кызлар көнләшеп, ир-атлар сокланып караячаклар.
Өч бүлектән торган күргәзмәбезгә куелган китаплар, журналлар һәм альбомнар белән танышып, Сез тәэсирләр, иҗади дәрт алачаксыз.
1) «Чәчәкле сәнгать» бүлеге чын чәчәкләрдән бәйләмнәр ясау һәм тукымаларда, кәгазьдә, пыялада һ.б материалларда букетлар ясау сәнгате турында;
2) «Сүстән алып тукымага кадәр» – бу – энә, җеп һәм, әлбәттә, Сезнең оста кулларыгыз ярдәмендә туган кечкенә дөнья;
3) «Уеп-сырлап ясалган бизәкләр гүзәллеге» – кул эшенең ир-атлар тәгаенләнгән төре турында.
Үзегезне бар нәрсәдә дә сынап карагыз, үз кулың белән ясалган әйберләр нәкъ менә Сезнеке булуы белән бәһасез һәм кадерле.
Күргәзмә китапханә хезмәткәрләренең оста куллары белән ясалган эшләнмәләр урнаштырылуы белән кызыклы.
Сәнгать бүлегенә (Театр ур., 5 нче йорт) рәхим итегез!
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
апрель, 2026 ел
Казан мэры белән «Балаларча булмаган сөйләшү» - ТР Милли китапханәсендә.
Илсур Метшин белән «Беренчеләр хәрәкәте» оештырган ачык сөйләшү бөтен республикадан яшь активистларны берләштерде.
Тарих һәм маҗара яратучы балаларны «Бердәмлек коды» квестына чакырабыз.
Тарихи сәяхәттә 10 яшьтән өлкәнрәк балалар катнаша ала.
7
апрель, 2026 ел
Тукай юбилее һәм Туган тел көне уңаеннан
Милли китапханәнең классик уку залында берьюлы ике яңа күргәзмә ачылды.
6
апрель, 2026 ел
Космонавтика көненә «Космик Одиссея» һәм «Параллель дөньялар»
Милли китапханәнең уку залларында фәнни-популяр әдәбият, космонавтлар биографиясе, йолдызлы күк атласы һәм фантастик әдәбият тәкъдим иткән яңа китап күргәзмәләре ачылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз