Портретлар ясау остасы

2012 елның 20 марты, сишәмбе
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сәнгать бүлеге китапханәдән файдаланучылар игътибарына рус рәссамы О.А.Кипренскийның (1782-1836) тууына 230 ел тулуга багышланган күргәзмә тәкъдим итә. Бу дата 2012 нче елның 24 нче мартында билгеләп үтелә.

Рәсем сәнгатендәге бөек рус мастеры Орест Адамович Кипренский – XIX нчы гасыр башында Россиядә иҗтимагый көчләрнең күтәрелеше, Наполеон сугышлары, декабристлар, Пушкин чоры рәссамы. Кипренский искиткеч портретчы сәләтенә ия рәссам-демократ, рәссам-патриот. Мастер тарафыннан рус шагыйре А.С.Пушкинның, аның даирәсендәге шәхесләрнең һәм 1812-14 нче елгы Ватан сугышында катнашучыларның портретлары ясала. Бу әсәрләр, һичшиксез, даһи сәнгатькярнең иң яхшы казанышлары булып санала. Замандашлары аны «безнең публиканың яраткан рәссамы» дип атыйлар.

Күргәзмәдә рәссам иҗаты белән таныштыручы һәм аның тормыш юлы турында бәян итүче басмалар урнаштырылган.

Сәнгать бүлегенә (Театр ур., 5 нче йорт) рәхим итегез!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International