Татарча сөйләшәбез

2012 елның 20 марты, сишәмбе
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлегендә (Кремль ур., 33 нче йорт) «Без татарча сөйләшәбез» дип аталган аралашу клубы үз эшен башлап җибәрә.

Татарча аралашырга теләгән, татар теле һәм әдәбияты, татар халкының тарихы һәм мәдәнияте белән кызыксынучы һәркемне 25 март көнне 17.00 сәгатьтә кунакка көтеп калабыз.

Элемтә өчен телефон: (843) 238-79-00
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International