Патентлар бүлеге – студентлар өчен

2012 елның 20 марты, сишәмбе
2012 нче елның 19-20 нче март көннәрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең патентлар бүлегендә (К.Маркс ур., 36 нчы йорт) Казан милли тикшеренү технология университеты (КМТТУ) студентлары өчен авторлык хокукы һәм интеллектуаль милек турында семинарлар циклы дәвам итте.

Патент эзләү тәртипләренә өйрәткән белемнәрне тикшерүнең нәтиҗәсе булып билгеле бер темага файдалы модельләрне һәм сәнәгать үрнәкләрен табу буенча гамәли эш торды. Семинарда катнашучылар бу эшне уңышлы башкарып чыктылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International