Җыр сәнгате җәүһәрләре

2012 елның 27 марты, сишәмбе
2012 нче елның 23 нче мартында Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында (Кремль ур., 33 нче йорт) Музыкаль кунакханәнең чираттагы утырышы узды. Анда беренче мәртәбә РФнең атказанган артисты, Татарстанның һәм Каракалпак Республикасының халык артисты, Казан дәүләт консерваториясе (КДК) профессоры Юрий Борисенко чыгыш ясады.
Тәкъдим ителгән «Җыр сәнгате җәүһәрләре» программасында яңгыраган җырларны башкару нәзакәтлелеге һәм осталыгы белән Юрий Владимирович тамашачыларны кабат-кабат сокландырды.
Бу кичәдә Татарстанның халык артисты, КДК профессоры Юзефина Сокольская фортепианода искиткеч көйләр башкарды.

 





ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International