2012 нче елның 24 нче мартында Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сәнгать бүлеге хезмәткәрләре композитор, РФнең Дәүләт премиясе Лауреаты, ТР Милли китапханәсенең шәрәфле укучысы Леонид Любовскийга 75 яшь тулуга багышлап оештырылган чаралар кысасында хәйрия акциясе уздырдылар.
Бу көнне М.Җәлил исемендәге опера һәм балет академия театры бинасында композиторның ноталы басмаларын сату күргәзмәсе оештырылды. Сатудан җыелган барлык акча Милли китапханә фондына тапшырылды.
Россия Мәдәният министрлыгы Россия Кызыл Хач җәмгыяте белән берлектә Бөтенроссия хәйрия акциясе башлап җибәрде. Аның максаты — Дагыстан Республикасының Хасавюрт, Кули һәм Магарамкент районнарында зыян күргән 20 мәдәният йортын төзекләндерү һәм торгызу өчен акча җыю, шулай ук су басу нәтиҗәсендә зыян күргән мәдәният хезмәткәрләренә ярдәм итү.