27 нче март – Бөтендөнья Театр көне

2012 елның 27 марты, сишәмбе
Ел саен 27 нче мартта бөтен дөньяда Театр көне билгеләп үтелә. Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сәнгать бүлеге әлеге датага багышланган күргәзмә тәкъдим итә.
Иң борынгы сәнгать төрләренең берсе булган Театр сәнгате – кабатланмас могҗиза. Бары ул гына «монда, хәзер», тамашачылар алдында иҗат ителә. Кеше хәтере төрле чорлар театрларының бөеклеген хәтерли. Борынгы грек һәм рим театрлары әле дә үзләренең киң колачлы һәм мәһабәт архитектурасы белән таң калдыра. Театр үзенең сихри тарту көчен югалтмаган килеш урамда да яши. Шундый театрларның берсе – танылган һәм яраткан героебыз Петрушка театры.
Безнең илдә театр сәнгате тарихның барлык этапларын да, күтәрелешләрне һәм баш әйләндергеч уңышларны да, онытылуларны да узып формалашты. Театр ни өчен һәм ничек «бөек» һәм «күренекле»гә әверелә, кемнәр аны бөтен дөньяга таныта? Бу һәм башка бик күп сорауларга җавапны Сез сәнгать бүлеге тәкъдим иткән күргәзмәдәге китаплар, альбомнар һәм мемуарлардан таба алачаксыз.
Сәнгать бүлегенә (Театр ур., 5 нче йорт) рәхим итегез! Без Сезнең белән очрашуга шат булачакбыз!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International