Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы тарафыннан ел саен бирелә торган «Лидер» һәм «Иҗади эзләнү» премияләренең быелгы ияләрен билгеләү буенча конкурска йомгак ясалды.
2011 нче елгы эш нәтиҗәләре буенча «Лидер» премиясе «Аксубай авылара үзәк китапханәсе» район муниципаль бюджет учреждениесенә хакимият һәм халык каршында үзләренең хәзерге заман таләпләренә туры килә торган уңай имиджларын тудырган, райондагы оешмалар һәм халык белән тыгыз хезмәттәшлектә эшләгән өчен бирелә.
«Иҗади эзләнү» премияләренә түбәндәге китапханәләр лаек булды:
«Үзәк китапханә» номинациясендә мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен «Нур» мәгълүмати социаль-мәдәни үзәге оештыру проекты тәкъдим иткән өчен Бөгелмә муниципаль районы «Җирлекара үзәк китапханә» муниципаль бюджеттагы мәдәният учреждениесенең балалар үзәк китапханәсе;
«Шәһәр китапханәсе» номинациясендә балалар һәм яшүсмерләр арасында экологик белем тараткан, балаларның җәйге лагерында юнәлешле сменалар оештырган һәм үткәргән өчен Чистай муниципаль районының «Чистай җирлекара үзәк китапханәсе» муниципаль учреждениесенең 37 нче номерлы шәһәр китапханәсе;
«Авыл китапханәсе» номинациясендә Габдулла Тукай иҗатын яктырткан мәдәни чаралар циклы өчен Нурлат муниципаль районы «Җирлекара үзәк китапханә» муниципаль бюджеттагы оешмасының Кәкре Атау авылы китапханәсе.
Конкурста катнашкан түбәндәге китапханәләр кызыксындыру дипломнары белән бүләкләнәләр:
1. «Чистай укулары»н оештырган һәм үткәргән өчен Чистай муниципаль районының «Чистай җирлекара үзәк китапханәсе» муниципаль учреждениесе;
2. «Россиянең матур җирендә» (Татарстан Республикасының Дәүләт символлары, Түбән Кама шәһәре һәм районының рәсми символлары) программасы кысаларындагы эшчәнлеге өчен «Түбән Кама муниципаль районы үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» муниципаль бюджеттагы учреждениесенең Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәсе;
3. 2011 нче елда Лениногорск ҮКСының шәһәр китапханәләрендә иң күп китап укыган яшүсмерләрне ачыклау максаты белән «Китап галәмне ача» конкурсын оештырган һәм үткәргән өчен Лениногорск муниципаль районы «Үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре» муниципаль учреждениесенең Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәсе.