«Китапханә фондлары: проблемалар һәм аларның чишелеше» XI нче Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе

2018 елның 2 октябре, сишәмбе

2018 елның 2 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы бинасында «Китапханә фондлары: проблемалар һәм аларның чишелеше» дип аталган XI нче Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе үзенең эшен башлады. Аның оештыручылары – Россия китапханәләр ассоциациясе, Россия Милли китапханәсе, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Милли китапханәсе. Конференциядә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы вәкилләре, Россиянең һәм Татарстанның китапханә, нәшрият эшчәнлеге өлкәсендәге белгечләре, шулай ук төрле төбәк һәм муниципаль китапханәләр хезмәткәрләре катнашты.

Конференциядә катнашучыларның географиясе бик киң: Санкт-Петербург, Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе, Татарстан, Башкортстан, Марий Эл, Чувашстан Республикалары, Екатеринбург, Самара, Саратов өлкәләре һ.б.

Конференция эшен Татарстан Республикасы Милли китапханәсе директоры Сөембикә Разил кызы Җиһаншина ачып җибәрде. Ул барлык катнашучыларга рәхмәт сүзләре җиткерде һәм китапханә фондларын тулыландыру һәм саклауның һәрбер дәрәҗәдәге китапханә өчен бик актуаль булуын белдерде.

Конференциядә катнашучыларны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Атлас кызы Ратникова, Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Хафизҗан кызы Әюпова, Россия китапханәләр ассоциациясе Президенты Михаил Дмитриевич Афанасьев сәламләде.

Пленар утырыш эшендә китапханә фондларын оештыру мәсьәләләре каралды. Россия китапханәләр ассоциациясе Президенты М.Д. Афанасьев, Россия дәүләт китапханәсенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Е.И. Козлова, Татарстан Республикасы Мәгълүмати технологияләр үзәге вәкиле А.Ю. Бородовская, Иваново өлкәсе үзәк универсаль фәнни китапханәсе директоры, фәлсәфә фәннәре кандидаты В.Е. Кашаев чыгыш ясады.

Шулай ук «Милли электрон китапханә – төбәк һәм муниципаль китапханәләрдә аны куллану мөмкинлекләре» дигән темага пленар дискуссия үтте.

Берничә көн дәвам итәчәк әлеге әһәмиятле чараны оештыруга Татарстан Республикасы Милли китапханәсе җитәкчелеге һәм хезмәткәрләре гаять күп көч керттеләр.

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең директор урынбасары Галина Валентиновна Пичугина татар китабын саклау һәм тарату юнәлешендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсе башкарган эшләр турында сөйләде. Татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге мөдире Гөларам Шәйдулла кызы Җомаголова бүлекнең фондлары белән таныштырды. Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге мөдире Айрат Җиһангир улы Заһидуллин «Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге фондын тулыландыру һәм яңа коллекцияләр туплау дип аталган доклад белән чыгыш ясады.

Татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге хезмәткәрләре китапханә фондларын яктырткан «Татарстан: Тарих. Әдәбият. Мәдәният. Сәнгать», мәшһүр татар мәгърифәтчесе Ш.Мәрҗанинең тууына 200 ел тулуга багышланган «Татар дөньясының мәрҗәне», бөек рус язучысы Л.Н.Толстойның тууына 190 ел тулу уңаеннан «Л.Н. Толстой һәм Казан» дип аталган китап күргәзмәләре куйды.

3 нче октябрьдә конференция үз эшен Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә дәвам итә.

     

  

  

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International