Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе
рус
тат
eng
Китапханә турында
Китапханә идарәсе
Документлар
Китапханәнең структурасы
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кыскача тарихы
Нәшрият эшчәнлеге
Химаячеләр шурасы
Эшчәнлек
Эш тәртибе
Чаралар афишасы
Китапханәдә күрсәтелә торган хезмәтләр
Татарстан Республикасының Милли электрон китапханәсе
Китапханәчедән сора
Яңа хәбәрләр җибәрү
Мәгълүмат ресурслары
Белешмә-мәгълүмат ресурслары
Электрон китапханә
Хокукый мәгълүматлар үзәге
Мәдәният һәм сәнгать мәгълүматлары үзәге
Электрон каталог
Кире элемтә
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе
«Бөек фикер иясе»
2012 елның 3 апреле, сишәмбе
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлегендә (Казан, Кремль ур., 33 нче йорт), А.И.Герценның (1812–1870) тууына 200 ел тулуга багышлап, «Бөек фикер иясе» дип исемләнгән китап күргәзмәсе ачылды. Әдипнең юбилее 6 нчы апрель көнне билгеләп үтелә.
Александр Иванович Герцен – танылган язучы һәм фәлсәфәче генә түгел, бөек гуманист, үз заманының инкыйлаби эшлеклесе, публицист, халыкчылыкка (народниклыкка) нигез салучы да. Аның күргәзмәдә тәкъдим ителгән китапларыннан «Былое и думы», «Сорока-воровка», «Кто виноват?» кебек күренекле әсәрләрен атамый мөмкин түгел. Монографияләр, әдәби тәнкыйть басмалары, Герцен замандашларының Россиядә революциягә әзерлек һәм аның әһәмияте хакында язылган брошюралары да киштәләрдә шактый зур урын биләп тора.
Күргәзмә профессиональ әдәбиятчылар, тарихчылар, шулай ук киң катлам китап укучылар өчен дә кызыклы булачак.
Экспозиция ай ахырына кадәр торачак. Рәхим итегез!
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
апрель, 2026 ел
Казан мэры белән «Балаларча булмаган сөйләшү» - ТР Милли китапханәсендә.
Илсур Метшин белән «Беренчеләр хәрәкәте» оештырган ачык сөйләшү бөтен республикадан яшь активистларны берләштерде.
Тарих һәм маҗара яратучы балаларны «Бердәмлек коды» квестына чакырабыз.
Тарихи сәяхәттә 10 яшьтән өлкәнрәк балалар катнаша ала.
7
апрель, 2026 ел
Тукай юбилее һәм Туган тел көне уңаеннан
Милли китапханәнең классик уку залында берьюлы ике яңа күргәзмә ачылды.
6
апрель, 2026 ел
Космонавтика көненә «Космик Одиссея» һәм «Параллель дөньялар»
Милли китапханәнең уку залларында фәнни-популяр әдәбият, космонавтлар биографиясе, йолдызлы күк атласы һәм фантастик әдәбият тәкъдим иткән яңа китап күргәзмәләре ачылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз