Патентлар бүлегендә мәгълүмат көннәре

2012 елның 3 апреле, сишәмбе
2012 нче елның 2-3 нче апрель көннәрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең патентлар бүлегендә (К.Маркс ур., 36 нчы йорт) Казан милли тикшеренү технология университеты (КМТТУ) студентлары өчен мәгълүмат көннәре узды.
Чарада катнашучылар өчен патентлар бүлегендә булган барлык мәгълүмати ресурслар тәкъдим ителде. Зур игътибар Россия Федерациясенең тулы текстлы патентлар базаларына бирелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International