«Китапханә хәбәрләре»нең чираттагы саны басылып чыкты

2018 елның 9 октябре, сишәмбе

«Китапханә хәбәрләре» журналының 2018 елгы икенче саны дөнья күрде. Аның зур өлеше Әлмәт шәһәре һәм районы китапханәләренең күпкырлы һәм нәтиҗәле эшчәнлеге белән таныштыруга багышланган. Журналны ачып җибәрүче мәкаләдә бай тарихлы китапханәләрдән саналучы Әлмәт Үзәк китапханәсенең тарихы һәм хәзерге көне җентекләп тасвирлана. Төрледән-төрле әдәби һәм мәдәни кичәләрне, шагыйрьләр, язучылар, тарихчылар, рәссамнар белән китапханәдә уздырылган кызыклы очрашуларны чагылдырган, китапханәнең тәҗрибәле һәм үз һөнәрләренә тугрылыклы хезмәткәрләре турында сөйләүче мәкаләләр шушы өлешнең махсус сәхифәләрендә урын алган.

«Республика китапханәләрендә» рубрикасында Биектау, Теләче, Мөслим районы китапханәләренең зурлар һәм балалар  белән үткәрелгән төрле чараларын тасвирлаган язмалар тәкъдим ителә. Алар шәһәр һәм авыл китапханәләрендә хезмәт куючы китапханәчеләр өчен шулай ук кирәкле һәм файдалы булыр.

«Якутлар табыладыр вакыт белән» рубрикасында бөек рус язучысы Л.Н.Толстойның тууына 190 ел тулу белән бәйле, шулай ук мәшһүр татар галиме, китап белгече Ә.Г. Кәримуллин истәлегенә багышлап үткәрелгән халыкара фәнни-гамәли конференция хакында бәян итүче материаллар бар.

Журналны укучылар аның башка рубрикаларыннан да үзләре өчен кызыклы язмалар таба ала.

Күпсанлы фоторәсемнәр мәкаләләрнең эчтәлеген тагын да баета һәм аларны өстәмә мәгълүмат белән тулыландыра.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International