«Мәгърифәтчелек һәм милли яңарыш хезмәтендә»

2018 елның 15 октябре, дүшәмбе

2018 елның 11 октябрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында (Казан, Кремль урамы, 33 йорт) мәгърифәтче һәм җәмәгать эшлеклесе Әхмәдһади Максудиның тууына 150 ел тулуга багышланган «Мәгърифәтчелек һәм милли яңарыш хезмәтендә» дигән китап күргәзмәсе эшли башлады. Күренекле дин белгече, педагог, журналист Әхмәдһади Максуди зур әдәби, фәнни һәм мәдәни мирас калдырган, әлеге күргәзмәдә шул мирасның бер өлеше – галимнең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә сакланучы китаплары куелды.

Экспозициядә аерым урынны беренче татар әлифбасы – «Мөгаллиме әүвәл» китабы (1917 елгы басмасы) алып тора. Әлеге дәреслек 1917 елга кадәр 30 тапкырдан да артык басылып, миллионнарча тираж белән тарала. 1917 елгы инкыйлабка кадәр иң танылган татар әлифбасы, татарларның гына түгел, башка төрки халыкларның да төп уку китабына әйләнеп, Максудига ил күләмендә дан алып килә.

Әхмәдһади Максуди татар мәктәп-мәдрәсәләре өчен дәреслекләр, методик кулланмалар яза, күргәзмәдә аларның да кайберләре китапханәгә килүчеләр игътибарына куелган. Галимнең үз заманында танылган гарәп теле дәреслеге «Әд-дөрүсе шифаһия» (1908) гарәп телен гамәли яктан өйрәнүдә озак еллар буена мөһим укыту-методик ярдәмлек булып хезмәт итә. Шулай ук экспонатлар арасында гарәп теле әлифбасы «Мөгаллиме сани» (1917), гарәп телендә язылган мантыйк һәм фәлсәфә фәне дәреслеге «Мизанел-әфкяр» (1903), урта мәктәпләр өчен гарәп теле грамматикасы «Истифтах» (1906) урын алган. Куелган документлар арасында татар грамматикасы, орфографиясе буенча 1910 елда басылган «Төрки сарыфы», «Төрки нәхүе», «Төркичә имля кагыйдәләре» хезмәтләре дә бар.

Күргәзмәдәге аеруча әһәмиятле җыентык – «Гыйбадәте исламия», ул – Россиядә ислам нигезләре һәм шәригать хөкемнәре буенча киң танылган һәм хәзер дә кулланылучы атаклы мәктәп дәреслеге. Җыентык исламның биш баганасы, аларның мәгънәләре, үтәү тәртипләре турында җентекләп язылган аерым китаплардан тора: «Гакаид», «Тәһарәт», «Намаз», «Җәмәгать», «Рузә, зәкят вә хаҗ». Максудиның 2 китабы – «Мөгаллиме әүвәл» һәм «Гыйбадәте исламия» дәреслекләре, хәтта гарәп теленә тәрҗемә ителеп, Мисыр мәктәпләрендә дәреслек буларак та кертелә.

Мәгърифәтче, җәмәгать эшлеклесе һәм шәһәр җәмәгать китапханәсенең мөселман филиалын (беренче рәсми татар китапханәсен) – «Көтепханәи Исламия»не оештыручы Максудиның хезмәтләре хәзерге көндә дә әһәмиятен югалтмый һәм төрле милләт кешеләре тарафыннан кулланыла.

Күргәзмә белән танышырга рәхим итегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International