«Татарча диктант»

2018 елның 17 октябре, чәршәмбе

2018 елның 27 октябрендә 13.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли китапханәсе (Казан, Кремль урамы, 33 йорт) «Татарча диктант» акциясенә кушыла.

«Татарча диктант – татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучылар даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү мәсьәләләренә игътибар юнәлтүче белем бирү акциясе. Әлеге акциядә катнашырга теләүчеләрне югарыда әйтелгән вакытта китапханәнең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлегендә көтәбез!

Рәхим итегез!

Катнашу ирекле, алдан теркәлү сорала, белешмәләр өчен телефон: (843) 292-70-35.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International