Чечилия Бартоли иҗаты

2012 елның 10 апреле, сишәмбе
2012 нче елның 6 нчы апрелендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сәнгать бүлегендә (Театр ур., 5 нче йорт) видеосалонның чираттагы утырышы узды. Ул хәзерге көндә танылган опера җырчысы Чечилия Бартоли иҗатына багышланды. Чечилия Бартоли 27 нче мартта Казанда концерт программасын тәкъдим итте һәм Казан тамашачысы күңелендә тирән тәэсир калдырды.
Опера яратучыларның җырчы иҗаты белән тулырак танышу теләге видеосалон утырышына яңа тема бирде. Утырышта Чечилия Бартолиның музыкаль язмалары яңгырады. Алар җырчының иҗади эзләнүләрен, кызыксынуларын күзалларга һәм тагын бер тапкыр әлеге талант иҗаты белән хозурланырга мөмкинлек бирде.







ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International